Апас чәчәкләргә күмелгән

2014 елның 17 июне, сишәмбе

Һәр ел саен үткәрелә торган санитар икеайлыкның нәтиҗәсе бүген инде һәркайсыбызның күз алдында. Район үзәге аллы-гөлле чәчәкләргә күмелде, авыл урамнары чистарды, ямьләнде. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ел саен үткәрелгән бу чараны нәтиҗәлерәк, үтемлерәк итү юнәлешендә көч куя. Министрлар Кабинетында үткән брифингта икеайлыкка нәтиҗәләр ясалды. Табигатькә зарар салучыларга карата көрәштә суд приставлары катнашуы турында да әйтеп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International