Йомралы авыл бригадиры Илдус Галиакберов базда яшел массаны тәүлек буе таптатып торучы механизаторлар Наил Мингалиев, Җәүдәт Сөнгатуллин һәм Фирдүс Миңнуллин белән быелгы сенаж яхшы сыйфатлы булачак дип саный. Кырда «Ягуар» белән Таһир Хөсәенов ваклатып төягән яшел массаны шоферлар Ислам Камалиев, Илгизәр Кашафетдинов, Әсгать Закиров, Фәнис Яруллин ташый.