“Карлыгач”та Сабантуй

2014 елның 20 июне, җомга

Кече Болгаер авылының «Карлыгач” балалар бакчасында Сабан туе үтте. Бәйрәм барлык милли гореф-гадәтләрне үз эченә алган иде. Балалар көрәштеләр, күз бәйләп әйберләр кистеләр, ярыштылар, узыштылар. Ир балалар аеруча да көрәшкә тартылды. Бакчада узган Сабантуйның баш батыры булып 4 яшьлек Рузил Миңнегалиев калды. Бакча мөдире Алсинә Хәмидуллина һәм тәрбияче Сәлимә Хәйруллина нәниләрнең көнен әнә шулай күңелле һәм истәлекле итеп үткәрделәр. Ә пешекче апалары Алия Хәйретдинова аларны тәмле-тәмле бәйрәм ашлары белән сыйлады. Бу көнне балалар бакчадан күчтәнәчләр, бүләкләр белән кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International