“Трактор-прицеп” операциясе 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк

2014 елның 20 июне, җомга

Апаста “Трактор-прицеп” операциясе бара. Ул үзйөрешле машина прицеплары катнашында бәхетсезлек очракларын булдырмый калуны күздә тота. Үзйөрешле машина-трактор, юл-төзелеше техникасы, үзйөрешле машина прицеплары катнашында бәхетсезлек очракларын булдырмау максатында, юл иминлеге хезмәткәрләре, “Гостехнадзор” идарәсе белән берлектә уздырыла. Бу көннәрдә тракторларның, үзйөрешле авыл хуҗалыгы һәм юл салучы башка төрле машиналарның файдалануын, аларның тиешле документлары булу-булмавын тикшерәләр. Кагыйдәләр бозылган очракларда административ җаваплылык каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International