Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан районыбызның барлык медицина хезмәткәрләре бергә җыелып район мәдәният йортында хезмәтләрен барладылар, уңышлары турында сөйләштеләр.
– Сезнең хезмәт батырлыкка тиң, сез шулай кайгыртучан, мәрхәмәтле булганга көнебез ямьле. Армый эшләгез, – диде үзенең чыгышында район башлыгы Рәшид Заһидуллин.
Кичәдә бер төркем алдынгыларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.