Быел районда 114 укучы урта мәктәпне тәмамлый. Алар дәүләт имтиханнарын тапшырып бетереп, ниһаять, җиңел сулап куйдылар. 24 июньдә егет-кызлар тантаналы шартларда кулларына өлгергәнлек аттестаты алачаклар.