Апас мәктәбенең «СМС-Дети» укучылар иҗтимагый оешмасыннан 10 кешелек балалар десанты «Зөя» балалар ял-сәламәтләндерү үзәгенда ачылган җәйге палатка шәһәрчегенә кунакка бардылар. Анда бүген Казан, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләре, республика районнарыннан 200 бала сәламәтлеген ныгыта.