Апас балалары Кырымга китте

2014 елның 2 июле, чәршәмбе

Апас районыннан бер төркем бала – әти-әни назыннан мәхрүм булучылар, тәрбиягә алынучылар, спортта күркәм уңышларга ирешүчеләр Кырым Республикасының “Алтын комлык” лагерена ял итәргә китте. Әлеге ял район башлыгы инициативасы белән оештырылды һәм билгеле бер категория балаларга юлламалар түләүсез бирелде.

– Ял итәргә китүче балалар арасында минем улым Айдар да бар. Китек күңелле балаларны аңлаган, аларга шатлык бүләк иткән җитәкчеләргә рәхмәтем чиксез. Улымның диңгез буена китүе үзем ял иткәннән дә артыграк, – диде Миләүшә апа Вәлиуллина.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International