Апасның яшь көрәшчеләре Кырымга китте

2014 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

Апас муниципаль район башлыгы Рәшид Заһидуллин тагын дүрт яшь көрәшчебезгә бүләк ясады. Республика, район буенча призлы урыннар яулаган Азамат Мөхәммәтшин, Алмаз Нигъмәтуллин, Илназ Садыйков, Данил Нәҗмиевка Кырымда ял итү өчен путевка бүләк итте. Яшь көрәшчеләрне шәхсән үзендә кабул итеп, ул аларга хәерле юл, имин яллар теләде. Егетләр үзләренә күрсәтелгән хөрмәттән бик канәгать калдылар, уңышлары белән алга таба да сөендерергә вәгъдә бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International