Апаслар тәҗрибәсе башкаларга үрнәк булсын

2014 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

Менә шундый максат белән районга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Дәүләт Советы депутаты Тәлгать Абдуллин килделәр. Алар Карамасар авылындагы 1200 баш терлек симертелүче комплекста булып биредәге эш барышы белән таныштылар. “Биредә өч терлекче хезмәт күрсәтә, уч тутырып акчасын да алалар. Аз чыгымнар тотып күп табыш алу тәҗрибәсен республиканың башка хуҗалыкларына да җиткерергә, өйрәтергә кирәк”, – диделәр республика кунаклары, биредәге эш алымыннан канәгать булып.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International