Апас район Советының 39нчы сессиясе үтте

2014 елның 4 июле, җомга

Апас муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында район Советының 39нчы сессиясе үтте. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сабирҗановның үз теләге белән эшеннән азат итүне сорап язган гаризасы канәгатьләндерелде. Вакытлыча башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкару өчен, Устав нигезендә, территориаль үсеш буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Сәлахов билгеләнде. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин Алмаз Сабирҗановка Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International