8 июльдә ил күләмендә билгеләнеп үтелгән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Чирмешән авылы мәдәният йортында эчтәлекле кичә үтте. Тантананың төп геройлары – бер-берсенә булган мәхәббәтләренә 59 ел дәвамында тугры калган, 3 бала тәрбияләп үстергән Равил һәм Наилә Ибраһимовлар иде. Аларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале һәм район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк тапшырылды.