“Мәктәпкә барырга ярдәм ит” акциясе Апас районын колачлый

2014 елның 11 июле, җомга

Ел саен “Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе кысаларында Апас муниципаль районында зур эшләр алып барыла. Балаларга кыйммәтле бүләкләр, акчалата премияләр тапшырыла.

Быел исә районның иң актив укучылар, олимпиада, конкурс һәм ярышларда җиңү яулаган 53 укучы район башлыгының  рәхмәт хатлары һәм 3000, 2000, 1000 сумлык сертификатлар белән бүләкләнде.

“Бердәм Россия” партиясе тарафыннан кертелгән “Мәктәпкә барырга ярдәм ит” акциясе кысаларында беренче сыйныфка баручы 190 балага “Зөя” агрофирмасы тарафыннан барлык кирәк-яраклары белән мәктәп сумкалары тапшырылды.

Шулай ук 1 нче сыйныфка укырга керүче 2 ятим балага Апас район башлыгы Рәшид Заһидуллин 10 000 сумлык сертификатлар тапшырды.

Балаларны яклау көне уңаеннан Апас муниципаль районында 1 июнь көнне Балалар Сабантуе уздыру традициягә әверелде. Быелгысы елда да ул 2500 баланы биләп, Сабан туе аланында үтте

Бәйрәм программасында Сабантуеның барлык элементлары да кертелде: милли көрәш, ат чабышлары, халык уеннары, җыр һәм биюләр.  Парашютчылар чыгышы һәм су фейервергын балалар аеруча яратып карады. Ярышларда җиңгән балаларга  кыйммәтле бүләкләр бирелде. Патриотик тәрбия максатыннан аланда Мемориаль комплексның макеты һәм хәрби техника урнаштырылды. Җәйге ял алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлап китү өчен балалар белән электр челтәре һәм МЧС хезмәткәрләре терле уеннар һәм конкурслар үткәрде.  

Шулай ук акция кысаларында ятим һәм тәрбиягә алынган балалар, спортчы балаларга район башлыгы тарафынан Крым республикасына ял итә юлламалары тапшырылды.

Изге Болгар җиренә һәм Свияжск утравына  экскурсияләрне дә балалар зур шатлык белән кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International