Горбунов исемендәге берләшмәнең Урта Балтай бүлекчәсе комбайнчылары Илдус Кәлимуллин һәм Марсель Сәлахов «Нью-холланд» комбайнын тиешенчә көйләп, басуга турыдан-туры урып-суктыруга тыныч күңел белән чыктылар.
– Сабантуй аланы янәшәсендәге көзен чәчкән «Московский» бодай уңышы начар түгел, – ди агроном Илдус Яруллин. – Корылыкка да чыдам, көзен әйбәт тамыр җәйде.
Бу басудан беренче бункер ашлыкны агрофирма шоферы Иршат Әхмәтҗанов «КамАЗ»ына бушаттылар.