Каратунга беренче олау ашлык китерелде

2014 елның 14 июле, дүшәмбе

Каратун ашлык кабул итү пунктына беренче ашлык төялгән тәүге олауны 14 июньдә Зур Күккүз ындыр табагыннан Фәнис Ваһапов китерде.  Сабантуй тавы өстендәге көзге арышны «Зөя» агрофирмасының Йомралы бүлекчәсе уңган-булган игенчесе Румил Тимергалиев 3 көн элек теземнәргә салган иде. Бик матур булып күпереп җилләгән теземнәрдәге быелгы тәүге икмәкне Нияз Закиров суктырып алды. Беренче олаучыга Каратун ашлык кабул итү пункты җитәкчесе Александр Горохов акчалата премия тапшырды. Предприятие лабораториясе мөдире Гөлфирә Дәүләтшина фикеренчә, быелгы ашлыкның чисталыгы әйбәт, ә менә дымлылыгы нормадан артыграк.

Бу куркыныч түгел, газ белән эшләтелүче киптерү, бөртек эшкәртү агрегатлары 1 июньгә үк эшкә әзерләнеп, тулы цикллы режимда сыналды, быелгы ашлыкны кабул итүдә өзеклекләр булмаячак, дип ышандыра Александр Горохов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International