Үтәмештән Хәертдин бабайга 90 яшь тулды

2014 елның 15 июле, сишәмбе

Тормышның ачысын-төчесен күп күргән сугыш һәм хезмәт ветераны Хәертдин бабай Сәлаховны олуг бәйрәме – юбилее белән район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәбрикләде. Ул ветеранга Рәсәй Президентының Котлау открыткасын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Хәертдин бабай тормыш иптәше Нәгыймә әби белән 67 ел парлы гомер кичереп, үзләре кебек булдыклы балалар тәрбияләп үстергәннәр. Якыннары янәшәсендә бәхетле картлык кичерүче бу өлкәннәргә изге теләкләр юлланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International