Апаска Татарстан электр челтәре генераль директоры Илшат Фәрдиев килде

2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе

Бүген, ягъни 17июльдә, районга эшлекле визит белән Татарстан электр челтәре генераль директоры Илшат Фәрдиев килде. Аны район башлыгы Рәшид Заһидуллин каршы алды һәм озатып йөрде.

Республика кунагы иң элек республика программасы нигезендә электр линияләре алмаштырылган Кильдураз станциясен һәм Биеш авылларын вертолеттан карап әйләнде. Аннан Апас электр челтәре оешмасына килеп, хезмәткәрләр, эш барышы, уңайлыклар белән якыннан танышты. Район башлыгы, оешма җитәкчесе белән сөйләшеп, гозерләрен тыңлады, сорауларына җавап бирде. Айрат Җиһаншин җитәкләгән оешманың эшчәнлегенә югары бәя бирде.

– Гомумән алганда, без зур шәһәрләргә күбрәк игътибар бирәбез, районнар бераз икенче планга калып бара. Игътибарны районнарга, авыл халкының тормышын, көнкүрешен яхшыртуга юнәлтү максатында урыннарда булып, килеп чыккан проблемаларны хәл итәргә тырышабыз. Авыллар матурлана, зур йортлар калкып чыга, көннән-көн техника алга китә, ут һәрвакытта да кирәк. Халык тагын да яхшырак яшәсен дип тырышабыз. Әле менә вертолеттан очканда урак барышын карадым. Нинди чиста иген басуы, комбайннар гөрләп эшли, күңел сөенә. Алны-ялны белмәүче тырыш механизаторларга алдагы көннәрдә дә уңышлар гына телим, – диде республика кунагы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International