Апас юлларына «зебра» кайтып ятты

2014 елның 21 июле, дүшәмбе

Район үзәгенең халык күп йөри торган юллар киселешендә, мәктәп-балалар бакчалары, спорт корылмалары һәм җәмәгать урыннарында 13 җирдә аклы-сарылы чыдам буяу белән юл аркылы җәяүлеләр чыгу урыннарында «зебра» тамгалары ясалды. Каратун белән Свияжский бистәсендә дә шушы көннәрдә генә яңартылган 3 юл аркылы чыгу урыннары шоферларны һәм җәялеләрне ерактан ук кисәтеп тора хәзер. Якын көннәрдә биредә дә юлларга аклы-сарылы «зебра» ясалачак. Апас шәһәр тибындагы поселок башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов һәм Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев әйтүенчә, былтыр бу җирлекләрдә 6 җирдә җәяүлеләр кичүләрендә монтажланган 12 махсус светофорлар бөтенесе сафта, тәүлек буе кояш батарейлары ярдәмендә генә эшләүче бу җиһазлар да шулай ук яңартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International