Ураза аенда нәниләргә бәйрәм

2014 елның 22 июле, сишәмбе

Апас мәдәният йорты каршында район прокуроры Ришат Шакиров тәкъдиме һәм иганәчелеге белән балалар өчен күңелле ял чаралары оештырылды. “Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз” девизы астында узган әлеге чарада мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга нинди генә уеннар уйнатмадылар. Нәфис сүз, җыр, биюдә дә сәләтләрен күрсәттеләр сабыйлар. Соңыннан барысы да бүләкләр алып, тәмле сулар, конфетлар белән сыйланып, канәгать булып өйләренә таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International