Тормыш-кљнкњрешебезне яхшырту, тирә-юнебезне тагын да ямьләндерњ максатыннан, республикакњләм халык социаль проектлары бәйгесе игълан ителгән иде. Бәйгедә безнећ районнан да проект эшләре катнашты џәм нәтиќәсе дә сљендерерлек. 10 ић яхшы проект џәм 49 лауреат арасында Апас та бар.
– Иске Әнәле авылы янындагы чишмәне џәм район њзәгендәге Бљек Ватан сугышы ветераннары хљрмәтенә булдырылган Ќићњ паркын тљзекләндерњ буенча социаль проектлар ућышлы якланды. Без Апасныћ Ленин урамындагы Ќићњ паркын тљзекләндерњ љчен, ќићњче буларак, 1 миллион сум књләмендә грант оттык. Шулай ук Иске Әнәле авылы янындагы чишмәне тљзекләндерњ проекты лауреат булып танылды џәм 580 мећ сум акча бњлеп бирелде, – ди вакытлыча район башкарма комитеты ќитәкчесе урынбасары вазифасын башкаручы Рамил Сәлахов.
Чишмәләрне тљзекләндерњ ић изге џәм саваплы эш санала. Бњген инде тљзекләндерњ эшләре башланып та киткән.
– Иске Әнәле янәшәсендә райондашларны џәм районыбыз аша њтњче џәркемне ќәлеп итәрлек, туктап тәмле суын эчәрлек изге бер чишмә булачак. Диварларын матурлап кирпечтән љеп, машиналар белән кереп туктау урыннары да булдырылачак. Гомумән, туктап бер ял итњ, сусауны басу љчен бик кулай урын бу. Хәзер дә чишмә яныннан райондашлар љзелеп тормый, барысы да љйләренә чишмә суы алып кайта, – ди Апас шәџәр тибындагы поселогы башкарма комитеты ќитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов.
Ќићњ паркын да тулы канлы њзгәрешләр кљтә. Биредә брусчаткадан юллар салу, тирә-юнен тулысынча заманча рәшәткәләр белән әйләндереп алу каралган.
– Апаста шундый књркәм њзгәрешләр баруына шатмын. Кая карасаћ да, кызу тљзелешләр бара, димәк, яшәешебездә ућайлыклар арта. Ќићњ паркы патриотик тәрбия учагы булса, рухи яктан тәрбияләсә, чишмә суы да ќанга дәва, – ди район ветераннар Советы ќитәкчесе Мәнфњсә Хәкимќанова.