1881 елда чыгышы белән Балтай авылыннан булган сәүдәгәр Ибраһим бабай Вәлиев туганнары белән ерак Кытай илендә төпләнеп кала. Бүген биредә бу нәсел кешеләре – Вәлиевлар ике меңнән артык икән. Ерак әби-бабаларының туган төбәген күрергә Балтайга Австралиядән Сафия Вәли белән Кытайдан Халидә Сафи кайттылар. Алар Минһаҗ мәчетендә, авыл зиратында, шулай ук Апас туган якны өйрәнү музеенда булдылар.