24 июльдә комиссия кулыннан беренче 1 мең сумлык «кыр премиясе» 30 ел Йомралы, Идрәз басуларында икмәк үстерүче Рәнәс Галиуллин экипажына тапшырылды. Ярдәмчесе Дамир Фазлыев белән быелгы уракта ул бу көн таңында «Клаас-Мега 380» белән районда иң беренче булып 5623 центнер ашлык суктырып алды.
– Тырышып һәм сыйфатлы, гадел итеп эшләсәгез, яныгызга тагын килеп, суктырылган икенче 5000 центнер ашлык өчен яңадан «кыр премиясе» тапшырачакбыз, – диделәр аларны котлап, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин белән агрофирма җитәкчесе Марат Хәсәнов. Йомралы бүлекчәсе идарәчесе Рөстәм Хәмидуллин әйтүенчә, «кыр премиясенә» лаеклылар быел аеруча күп бу якла