Көнүзәк мәсьәлә – урып җыю эшләре

2014 елның 25 июле, җомга

Чираттагы җомга киңәшмәсе район башлыгы Рәшид Заһидуллин рәислегендә үтте. Киңәшмәдә узган атнага йомгак ясалды, башкарылган һәм башкарылычак эшләр анализланды. Яңа төзелешләр, капиталь ремонт, оешма-предприятие тирә-юненең, урамнарның чисталыгы, кышкы ягу сезонына әзерлек, барысы да күз уңында булды. Көнүзәк мәсьәлә булып урып җыю эшләре тора. Ашлыкның бөртеген дә әрәм итмичә, югалтуларсыз вакытында җыеп алу, алдынгы комбайнчыларга премияләр бирү, халыкка пай җирләре өчен тиешле продукция бирү бурычын куйды район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International