Изге Рамазан аенда районга килеп динебезне тагын да халыкка якынайтуда өлешен керткән, бәйрәмне нурландырган Төркия кунагы Мәмәт Салихның хезмәтен район башлыгы игътибарга алды. Ул Мәмәт Салихка олы рәхмәтен белдереп Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр – үзенә түбәтәй, җәмәгатенә ак шәл тапшырды, хәерле юл теләде.