сРайон башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова районда Республика программасы кысаларында башкарылган эшләр белән таныштырды. Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов Апас буенча чыгыш ясады. Үзара салым акчасына зират тирәсен тотып бетерү, капка, чүп контейнерлары кую, зират юлындагы күперне яңарту эшләре башкарылачагын белдерде. Гомумән, халык бик актив катнашты, үзләрен кызыксындырган сорауга җаваплар алды. Халык тормышын яхшыртуга тудырылган уңайлылыклар өчен район җитәкчеләренә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.