Барысы да үзебез өчен

2014 елның 12 августы, сишәмбе

10 август көнне район мәдәният йортында район башлыгы Рәшид Заһидуллин халык белән очрашты. Биредә округларда булган очрашуларга нәтиҗәләр ясалды, шактый сораулар урында хәл ителде. 

 – Барлык мәсьәләләрне дә бер көндә генә хәл итеп булмый, күреп торабыз тормышларыбыз уңай якка үзгәрә бара, урамнарыбыз көннән-көн ямьләнә, уңайлылыклар арта. Сездән килгән сорауларның барысы да хәл ителәчәк. Барысы да үзебез өчен, үзебезнең яшәеш өчен кирәк, иң мөһиме сәламәт булыйк, ил-көннәребез тыныч булсын, – диде район башлыгы. Ул шулай ук киләсе елларда Апасыбыз урамнарына яңа юллар салыначагын, су, канализация юлларының яңартылачагын да әйтеп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International