Каратун җирлегендә халык җыеннары бара

2014 елның 15 августы, җомга
Шушы көннәрдә Каратун авыл җирлегендә халык белән очрашулар булып узды. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова районда бара торган эшләр, киләчәккә планнар белән таныштырды. Каратун җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев җирлектә башкарылган эшләр буенча хисап тотты һәм киләчәктә эшләнәсе эшләргә дә тукталды. Шулай ук халыкның сорауларына да җавап биреп, кайбер мөһим мәсьәләләр урында ук хәл ителде. Халык җыеннары дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International