Чиркәү нигезе - ташлы, зират - часовнялы булды

2014 елның 22 августы, җомга

Төбәк һәм Табар Черкене авылларының христиан дине тарафдарлары ике зур вакыйга шаһитлары булдылар. 10 августта Төбәк Черкенендә элеккеге, соңыннан колхоз амбары, авыл клубы вазифасын үтәп, 20 ел элек балалар шуклыгы белән янып көлгә әйләнгән чиркәү нигезенә таш куелды.

 – Тиздән бу урында халык иганәсе белән җыелган акчаларга кечерәк кенә яңа Петропавел чиркәве төзелеше башларга ниятләдек, – ди бу изге эш башында торучы, төзелешнең халык приход-Советы башлыгы Галина Экимеева.

 Ә 5 июньдә Табар Черкене зираты урамында бик җыйнак кына итеп төзелгән часовняны ачу тантанасы узды, бу яңа дини корылма халык акчасына төзелде.

 – Авыл халкын берләштереп, изге эш башында торучы Виталий Васильев, ташчылар бригадиры Николай Шашкин, төзүчеләребезгә бик зур рәхмәт, – ди Табар Черкене авыл җирлеге секретаре Ольга Сусарина. Якын көннәрдә часовняда иконалар да урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International