Горбунов берләшмәсе беренчеләрдән булып шикәр чөгендере алуга кереште

2014 елның 1 сентябре, дүшәмбе

Бүген, ягъни 1нче сентябрьдә Горбунов берләшмәсе шикәр чөгендере алуга кереште. Дәүләки бүлекчәсенең 212 гектарлы чөгендер кырында 6 комбайн эшли. Эшнең барышы белән район башлыгы Рәшид Заһидуллин якыннан танышты, механизаторларга уңышлар теләде.

 - Әлеге кырдан 450 центнер уңыш чыга. Быелгысы елга бу бик әйбәт. Иртәгә төяп шикәр заводына ташый башлыйбыз, - ди берләшмә җитәкчесе Кәфил Гыймранов. Каратун егете Динар Аббязов бишенче ел чөгендер комбайнын иярли. “Уңыш бик әйбәт чыга. Һава шартлары яхшы торганда югалтуларсыз җыеп алырга тырышабыз”, - ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International