Тутай авылыннан Галия ђби Гыйззђтуллина Идел буйлап сђяхђткђ китте

2014 елның 5 сентябре, җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына һәм Ленинград камалышын өзүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында сугыш ветераннары һәм кадет мәктәпләрендә укучылар Санкт-Петербург шәһәренә “Константин Коротков” теплоходында Идел буйлап круизга китте.

Республика көне – 30 августта башланып, 14 сентябрь – бишенче чакырылыштагы Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнендә тәмамланучы әлеге сәяхәт Казан – Санкт-Петербург – Казан маршруты буенча оештырылган. Тарихи урыннар буенча сәяхәттә блокада ачысын үз җилкәсендә татыган Тутай авылында яшәүче Галия ђби Гыйззђтуллина да бар. 872 көн дәвам иткән Ленинград камалышы– илебезнең мәңгелек йөрәк ярасы ул. Бу круизга ветераннар белән бергә кадетчыларны да алып баруларының максаты – үсеп килүче яшь буынны тарихи үткәнебез белән таныштыру, ачлык-ялангачлык шартларында да сынмаган халкыбыз мисалында патриотизм хисләре тәрбияләү, буыннар чылбырын дәвам итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International