Иң өлкәне – 78дә, ә иң яше – 58дә

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе
“Балкыш” фестиваленең зона турында уңыш яулаган өлкәннәр халыкны Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган, патриотик рухтагы, эчтәлекле һәм җыйнак кына чыгышлары белән ял иттерделәр. Сәхнәгә чыгучыларның иң өлкәне – 78, ә иң яше – 58 яшьтә иде. Аларның осталыгына, югары дәрәҗәдәге хәзерлегенә һәркем таң калды. Башкала кунаклары исә аларны зур сәхнәләргә чакырырга, тагын да танытырга исәпләре барлыгын әйттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International