Акхуҗа авылында Татарстан Республикасы Президенты программасы нигезендә төзелгән күпфункцияле үзәк ачылды. Ул 100 урынга исәпләнгән клубны, фельдшер-акушерлык пунктын һәм китапханәне үз эченә алган. Тантанада район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашты һәм авыл халкын шушы истәлекле көн белән тәбрикләде.