Апас районында сайлау оешкан төстә бара

2014 елның 14 сентябре, якшәмбе

Апас районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар оешкан төстә башланып китте. 57 сайлау участогы да иртәнге сәгать җидедә эшли башлады. Иртәнге сәгать унга 54,85 процент сайлаучы тавыш бирде. Бигрәк тә Танай-Турай, Төбәк Черкене, Чәтбаш, Борнаш, Тутай сайлаучылары активлык күрсәтә, – дип хәбәр итте районның территориаль сайлау комиссиясе җитәкчесе Гөлнара Садыйкова.

Барлык сайлау участокларында да бәйрәмчә кәеф сизелә. Сайлаучылар өчен кайнар чәй, тәмле коймак, шашлык тәкъдим ителә, концертлар оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International