Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең Апас җирле бүлеге төрле акцияләр, социаль чаралар үткәрә. Шуларның берсе – партия әгъзасы булып саналган ялгыз һәм инвалид картларга продукталы пакет тапшырылды. “Өлкәннәр ункөнлеге безнең өлкән буын вәкилләренә хөрмәтебезне күрсәтергә тагын бер мөмкинлек. Бу чараларда партия вәкилләре катнашуы бик мөһим. Без алга таба да әлеге юнәлештәге эшчәнлегебезне дәвам итәчәкбез.” – дип белдерде “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең Апас җирле бүлеге җитәкчесе Румия Идрисова.Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, 2 октябрьдә район мәдәният йортында шашка-шахмат ярышлары уза. Анда шулай УК «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясе исеменнән дә истәлекле бүләкләр тапшырылачак. 3 октябрьдә мәдәният йорты сәхнәсендә концерт узачак.