Апаслылар тагын җиңде

2014 елның 14 октябре, сишәмбе
Апас район хастаханәсенең 8 яшь белгече «Яшь белгечләр килә алмашка» Татарстан телевизион конкурсында бик уңышлы чыгыш ясап, җиңүчеләр булып кайтты. Бу чара Казанның зур сәхнәләрендә 3-5 октябрьдә барды. Башкаланың «Санта» санаториясендә сайлап алу турында апаслылар финалга үтте һәм иң көчле 14 команда арасына керде. 5 октябрьдә Апас районы яшь табибларының «Сәләмәтлек агачы» җыелма командасы Казанның Химиклар сараенда узган Гала-концертта катнашу хокукын яулады һәм барлык номинацияләрдә дә җиңеп, 2-3 урыннар яулады. Узган ел шундый ук конкурста Апас данын «Зөя» агрофирмасы яшь белгечләре командасы яклаган иде. Алар да финалга үтеп, былтыр районга күпсанлы бүләкләр һәм Дипломнар алып кайттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International