Апас мәктәбе актлар залында район мәгариф хезмәткәрләре район һөнәри берлеге конференциясендә урыннарда 28 башлангыч оешма булып, аларда барлыгы 824 әгъза исәпләнүен белдерделәр. 5 ел элек мәгариф хезмәткәрләре район комитеты рәисе булып сайланган район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Ирина Хураськина хезмәт эшчәнлеге югары бәяләнде. Конференциягә урыннардан сайланган вәкаләтле 57 делегат ышаныч күрсәтеп, бертавыштан аның кандидатурасын яклап тавыш бирде һәм киләсе 5 елда да бу вазифаны ул башкарачак. Ул шулай ук Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең республика хисап-сайлау конферениясенә район делегаты булып катнашачак. Конференциядә Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләре республика комитеты вәкиле Диләрә Бургуева катнашты һәм район оешмасының 5 еллык эшенә югары бәя куйды.