Хөрмәтле райондашлар!
Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Бүген без бердәмлек һәм закончылыкны саклау төшенчәләренең туган җиребез иминлеге өчен никадәр мөһим икәнлеген аңлауга әйләнеп кайтабыз. Безнең һәрберебез үзенең киләчәген яши һәм эшли торган җирнең язмышы белән бәйли.
Бүгенге Татарстан –Россиянең иң куәтле һәм заманча алдынгы регионнарыннан берсе. Үзара татулык һәм милләтләр дуслыгының нигезен киләчәктә дә ныгыту кирәклеген аңлап, без төрле халыкларның мәдәни байлыкларына һәм гореф-гадәтләренә ихтирамлы булырга тиешбез.
Конституция Татарстан халкының барлык мәнфәгатьләрен үз өченә туплап, өмет-хыялларын чагылдыра, киләчәккә ышаныч беркетә.
Ватаныбызның лаеклы иртәгәсе, киләчәк буыннарның иминлеге хакына берләшеп, илебезнең куәтен арттыруга без дә лаеклы өлеш кертик, хөрмәтле апаслылар!
Барыгызга да тормыш дәрте, киләчәккә ышаныч, гаилә иминлеге, тынычлык һәм бөтен эшләрегездә уңышлар телим. Бәйрәмнәр белән!