Узган елның август аенда 14 яше тулган яшь апаслыларны район үзәгенә, хакимият бинасының зур утырышлар залына чакырып, район тарихында беренче тапкыр тантаналы төстә паспортлар бирелде. Ул һәркайчан районыбыз үзешчәннәренең матур концерты белән бергә үрелеп бара. Шул көннән башлап, һәр айның соңгы пәнҗешәмбесендә, Апаста бу чара үткәрелү матур бер традициягә әверелде. 30 октябрьдә 14 яше җиткән чираттагы 23 яшүсмергә беренче паспорт тапшырылды. Ел башыннан 205 яшь апаслы үзенең тормышта тәүге паспортын әнә шулай дуслары, әти-әниләре катнашында, район хакимияте вәкилләре кулыннан алды.
– Ел ахырына кадәр тагын 45 яшь апаслыга шундый истәлекле вакыйгага чакыру җибәреләчәк, – диде үз чыгышында районның паспорт-виза хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин.