Апаска зур хоккей килде

2014 елның 7 ноябре, җомга

Апасның «Алтын алка» Боз сараенда 2014-2015 ел, Татарстан җирле хоккей район клублары беренчелегендә районыбызның «Свияга» хоккей командасы «А» дивизионында 1 ноябрьдә матчлар сериясен башлап җибәрде.

Ябык спорт Боз Сарайларында уйнаучы командалар арасында кичә, 4 ноябрьдә,  үткән очрашуда апаслылар Югары Ослан хоккейчыларын 16:1, 3 ноябрьдә тәтешлеләрне 10:5, 2 ноябрьдә Кама Тамагы районы хоккей командаларын 14:3 исәбе белән җиңделәр. 1 ноябрьдә Кайбыч районы хоккей командасына оттырдылар. 10 ноябрьгә кадәр апаслылар үз бозларында Буа белән Чүпрәле районнары хоккей клублары җыелма командаларын кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International