Апас яшьләре “Юк” дип әйтә!

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе
Район социаль яклау үзәге белгечләре, балигъ булмаган балалар белән эшләү өлкән инспекторы “Наркотикларсыз тормыш” республикакүләм ациясе кысаларында  район мәктәпләрендә наркотик матдәләрнең  зыяны турында әңгәмә-укулар үткәрделәр,  видеороликлар күрсәттеләр. Бүгенге яшәешебездә яшүсмерләрнең тормышларын җимерүче, зыян салучы гамәлләрне аңлый, аера, күрә белүе мөһим. Район социаль яклау үзәге гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Алсу Сафиуллина һәм балигъ булмаган балалар белән эшләү өлкән инспекторы Рания Михайлова балаларга наркоманиягә, токсикоманиягә һәм алкоголизмга нәрсә каршы тора алуы, иснәп, тартып, эчеп, кадалып карау тәкъдимен ничек итеп кире кагу, балигъ булмаган балаларның хокукый җаваплылыгы, тарту катнашмаларының зыяны хакында мәгълүмат җиткерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International