7 ноябрь – Рәсәйдә Хәрби дан көне буларак үтте. Ул 1941 елда үткән хәрби парад хөрмәтенә 1995 елдан бирле билгеләп үтелә. Әлеге тарихи көн уңаеннан районда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына кадер-хөрмәт күрсәтелде. Район башлыгы һәм җитәкчеләр аларның өйләрендә булып хәл-әхвәлләрен белештеләр, күчтәнәч пакетлар тапшырдылар. Бер генә ветеран да игътибардан читтә калмады.
Чүрибураш авылында яшәүче Сәет Галиев 1943 елның феврален бүгенгедәй хәтерли. Нәкъ шул вакытта ул сугыш кырында каты яраланып, кулсыз кала. “Сугыш ярасы сызлаган саен аның ачы хатирәсе яңарганнан-яңара гына”, – ди ул.
Сәет абый сугышка 1942 елның 24 августында алына. Горький, Владимир, Мәскәү шәһәрләрендә хәрби хәзерлек үткәннән соң, ул Калинин фронтына барып җитә. Тик монда аңа озак сугышырга туры килми. Каты яраланганнан соң, аның шактый вакыты госпитальдә үтә. Әнә шулай фронт юлы да тәмамлана. Вакыт барысын да дәвалый диләр. Тик яшьли сугыш кырында гомерлек яра алган Сәет абый гына бу елларны һич оныта алмый. Ул балаларына, оныкларына, яшьләргә сугышта узган һәр көнен күз яшьләре аша, гыйбрәт итеп сөйли һәм киләчәк буыннарның тыныч күк йөзе астында яшәвен тели.
Алар тормыш иптәше Гыйзелбанәт апа белән 65 ел парлы гомер юлы узганнар. Әле яңа гына гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Сәет абый белән Гыйзелбанәт апа Хәрби дан көне уңаеннан район башлыгы Рәшид Заһидуллинның өйләренә килүен дә зур хөрмәт буларак кабул иттеләр, күз яшьләре аша рәхмәтләрен ирештерделәр.
Апас авыл җирлегендә 9 сугыш ветераны яши. Бу көнне аларның да һәрберсенә изге теләкләр юлланды, бүләкләр бирелде. Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов ветераннарның өйләрендә булды.
Мөхәм абый Җантимеровның бар гомере Шыгай авылында узган. Бүген ул ветераннарны тораклы итү программасы нигезендә алган уңайлы, җылы фатирында, кызы Сария тәрбиясендә яши. Мөхәм абыйның “Бухенвальд” концлагерена тоткынлыкка эләгеп, кичергән газап-михнәтләре турында калын-калын китаплар язып булыр иде. 19 яшендә яу кырына китеп, кайда гына булмаган да, ниләр генә күрмәгән ул. Украина, Польша, Австрия, Венгрия, Германия, Румыния һәм тагын бик күп кенә җирләрдә дошман белән күзгә-күз очрашкан. Бары тик 1946 елда гына авылына әйләнеп кайткан. Ул хәзер дә яшьлек чорындагы күп кенә җырларны яттан белә. Кызы исә аның хатирәләрен, җыр сүзләрен ак кәгазь битенә төшерә бара.
Бөек Ватан сугышы ветераны Афарт Насыйбуллин Венгрия, Чехославакия җирләрен дошманнардан азат итүдә катнаша. 1944 елда, 18 яше тулу белән яу кырына киткән егет, бик күп югалтулар, авырлыклар күрә. Ул 1950 елда гына туган җир туфрагына аяк баса. Кыргызстанда шахтада эшли. Афарт абый тормыш иптәше Дания апа белән моннан җиде ел элек Апас якларына кайтып төпләнә. Бүгенге көндә дә бик хәрәкәтчән, бер генә дә тик утырырга яратмый, бакча тутырып яшелчәсен үстерә. Афарт абый күчтәнәчләр хакында кабат-кабат сорашты, үзләрен онытмаучы җитәкчеләргә олы ихтирамын җиткерүебезне үтенде.
Кызы Флера тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яшәүче Камалетдин Сәлахетдинов та 18 яше дә тулмаган килеш яу кырына китә. Андагы мәхшәрне бүген дә тетрәнеп искә ала. Ленинград блокадасында, Хабаровск якларында сугышчан юл үтә ул. Камалетдин абый озак еллар Урта Азия якларында геолог булып эшли. 1992 елда туган ягына кайтып төпләнә. Бүген инде сәламәтлеге нык какшаган, колаклары да ишетми. Ә шулай да дәһшәтле елларда төшкән, яшьлегенең данлы ядкаре булып сакланган фотоларны ул бик кадерләп саклый һәм еш кулына ала.