Әгъзам Хәмидуллин яшьләрдә хәрби-патриотик рух тәрбияләү, районыбызның тарихын өйрәнүдә зур хезмәт куя. Аның эзләнүләренең нәтиҗәсен һәркем күреп белә. Узган җомга киңәшмәсендә хәрби-патриотик эш алып баруда зур өлеш керткәне өчен Әгъзам Хәмидуллинга район хәрби комиссары Илшат Паймурзин медаль тапшырды.