Коштавылында гомер итүче Нурания апа Курамшина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин юбилярны котлап Рәсәй Президентының котлау открыткасын, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләген тапшырды. Нурания апа үзен шулай зурлап килгән район башлыгына, авыл җирлеге хезмәткәрләренә, күршеләренә олы рәхмәтләрен җиткерде, эшләрендә уңышлар теләде.