Апаслылар финалга үтте

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе

Апас мини-футбол җыелма командасы үз тарихында беренче тапкыр зона ярышларында барлык көндәшләрен җиңеп, быел финал ярышларында катнашу хокукы яулады. 7-9 ноябрьдә Кама Тамагында үткән сайлап алу матчларында 1998-1999 елларда туган яшь апаслылар сынатмады. Команда капитаны Азбабадан Владислав Колосанов:

-Уенчылар Ринас Хәсәнов, Илназ Нигъмәтуллин, Булат Баязов, Раил Фәхретдинов, Илназ Низамов һәм Иван Колосанов финал ярышларына ныклап әзерләнә. Тренер Рөстәм абый Бикмөхәмәтов бик таләпчән безнең, командабыз 8-10 декабрьдә Мамадышта үтәчәк финал ярышларында да призлы урын яулау өчен көрәшәчәк,-ди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International