Татарстан Республикасы профсоюзлары Федерациясе рәисе урынбасары Татьяна Васильева, республика хезмәтне саклау баш техник-инспекторы Ирина Андина район мәгариф, мәдәният, АПК профсоюзлары комитеты һәм җирле бүлекчәләр җитәкче-вәкилләре белән очраштылар һәм махсус семинар-укуларда катнаштылар.
– Элеккечә эш урынын, хезмәткәрләрне аттестацияләү алымы гамәлдән чыгарыла. Аны быелдан башлап хуҗалыклар, оешма-предприятиеләрдә хезмәт шартларын махсус бәяләү үткәрү (СОУТ) алыштырачак. Шул нигездә яңача эшләү эш бирүчеләргә һәм җирле профсоюзларга өстәмә бурычлар йөкли, – диделәр алар.
Киңәшмә эшендә район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова катнашты һәм чыгыш ясады.