Һөнәр сайлаганда ышаныч арта

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе

Район мәдәният йортында Татарстан Республикасы югары уку йортлары вәкилләре менә өченче ел инде районыбызның өлкән сыйныф укучылары өчен “Ачык ишекләр” көне үткәрәләр. Бу юлы да очрашуга җиде югары уку йортының ( Казан Федераль Университеты, Казан кооперация институты, Казан аграр университеты, Казан Дәүләт энергитека университеты, Технология университеты, Н.Э. Бауман исемендәге ветеринария медицинасы академиясе) деканнары һәм укытучылары килгән иде. Аларның максаты: чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре белән әңгәмә кору, һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш, киңәш бирү иде.

Казан Федераль Университеты Россия буенча иң яхшылар рәтендә. Бүгенге көндә ул дүртенче урында тора. Алар абитуриентларга булышу буенча булдырылган программалары белән дә данлыклы. Апас районы белән тыгыз элемтәдә булулары безнең өчен чиксез горурлык. Район башлыгы тәкъдиме белән Бердәм Дәүләт Имтиханнарына укучыларны хәзерләүдә дә алар ярдәм күрсәтәләр. КФУның кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Сергей Ионенконы да залдагылар игътибар белән тыңладылар.

 – Һәр чыгарылыш сыйныф укучысының үз юлы, киләчәктә һәркайсының үз белгечлеге булачак. Әлеге очрашуларның уңай нәтиҗәсе булсын иде, – дип башлады үзенең чыгышын КГЭУ кафедрасының өлкән укытучысы Дмитрий Иванов.  Уку йортлары, аларның эшчәнлеге, тормышы турында хәзерләнгән видеоязмалар да кызыклы иде.

 – Апас районы авыл хуҗалыгы районы буларак, биредә агропромышленность өлкәсе белгечләренә аерым игътибар бирелә. Мәсәлән, Казандагы аграр университет ел саен техник һәм гуманитар юнәлештә белгечләр хәзерләп чыгара. Авыл хуҗалыгы терлекчелек белән тыгыз бәйләнгәнлектән табиб-ветеринарлар да күп кирәк. Аларны Н. Э. Бауман исемендәге ветеринария академиясе хәзерли. Болардан тыш Казан аграр университетының урман хуҗалыгы факультетын тәмамлаучылар да район өчен үз өлешләрен саллы кертәләр. Апас районы студентлары безнең факультетның төп терәге һәм ышанычы, – диде КГАУ деканы Людмила Тухачева.

Очрашуга килүче югары уку йортлары вәкилләренең һәркайсы булачак студентлар өчен мөмкинлекләрнең күп булуына басым ясадылар.

 – Мондый очрашуларлар безнең чыгарылыш сыйныф укучыларына уку йортлары, аларның вәкилләре белән якыннан танышу, шул ук вакытта үзегезне таныту өчен дә кирәк. Күбегезнең максаты, хыялы бардыр инде. Уку йорты турында күбрәк мәгълүматлы булу, сезгә кабат бер этәргеч булачак, – диде очрашу ахырында район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International