Киңәшле эш таркалмый

2014 елның 21 ноябре, җомга

Традицион җомга киңәшмәсен район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова алып барды. Биредә сак хезмәтен көчәйтү, су башняларын җылыту темасына аерым урын бирелде. Тирә-якта оешмалардан әйбер урлау фактлары арткан. Шуңа да сак хезмәтләренә таләп зур булырга тиеш. Авыл җирлекләре башлыклары су башняларын җылытуны да кичекмәстән башкарырга тиешләр. 1 декабрьгә чыршыларны бизәү, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан авылларда “Моңнар кайтсын авылга” фестивален башларга кирәклеге турында да сүз булды. Киңәшмә ахырында сайлауларда актив катнашучылар бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International