Кабул итүләр була

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе

1 декабрьдә, “Бердәм Россия” партиясе оешуга 13 ел тулган көнне, партиясенең Апас җирле бүлеге бердәм кабул итү көне үткәрә. Халыкны район башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең Апас җирле бүлеге секретаре Рәшид Заһидуллин кабул итә. Җәмәгать кабул итүләре Апас, Совет урамы, 2 йорт адресы буенча үтә. Алдан язылу өчен телефон – 21-3-18, 21-3-52. Бу көнне шулай ук партиянең һәр беренчел бүлегендә, авыл җирлекләрендә авыл җирлеге башлыклары, бүлекнең беренчел секретарьлары тарафыннан кабул итүләр була.

1 декабрь көнне “Бердәм Россия” партиясенең Апас җирле бүлегендә 16.00-18.00 сәгатьләрдә 45нче номерлы Апас сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров кабул итүләр үткәрә. Кабул итүләр Апас, Совет урамы, 2 йорт адресы буенча үтә. Алдан язылу өчен телефон – 21-3-18, 21-3-52.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International