Себерчедә гомер итүче Екатерина Петровна Ильинаны район башлыгы Рәшид Заһидуллин 90яшьлек юбилее белән котлады

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе

Ул аңа Рәсәй Президентының котлау открыткасын, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләген тапшырды. Шулай ук авыл Югары Ындырчы авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллин да юбилярны тәбрикләп бүләкләде.

Екатерина Петровна сугыш чорының ачысын-төчесен татыган, комбайнер булып аннан фермада эшләгән. – Хәзерге тормыш бик әйбәт, муллыкта рәхәттә яшибез. Тик еллар гына узып киткән. Мине котлаучы җитәкчеләргә олы рәхмәтемне җиткерәм, эшләрендә, йөргән юлларында уңышлар телим. Ил-көннәребез тыныч булсын, без күргән михнәтләрне балаларыбыз, оныкларыбызга күрергә язмасын, - ди юбиляр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International