Борынгы күркәм йолаларны яңартып искә төшерүче бәйрәм – Каз өмәсе быел да үзгә бер күңеллелек белән үтте. Урамда ярминкә гөрләде, ә мәдәният йорты фойесында чын-чынлап каз өмәсе иде. Әнәле чишмәсенә барып каз юып кайту, авыл җирлекләре хәзерләгән чәй өстәлләре артында милли ризыклар белән сыйлану һәркемнең күңеленә хуш килде. “Каз бәлеше бәхет өләшә” дип исемләнгән театральләшкән тамашаны да тамашачы яратып кабул итте.